УҢАЙЛЫ с. 1. 1) Куллану, файдалану өчен уңай, җайлы, ипле булган . Тоткынның аякларында --- су үткәрми торган, язгы-көзге пычрак өчен бик уңайлы аяк киеме. Р.Мостафин. Коридорда чират көтеп утыручылар өчен уңайлы диваннар куярбыз. М.Маликова 2) Бар яктан да уңай булган, әйбәт шартлар тудырылган. Бәхетле, уңайлы, җылы тормыш башланды. М.Мәһдиев. Кордашы Нурулла --- кунакка кергән саен, алар менә шушы артык зур --- булмаган уңайлы бүлмәгә үтәләр. М.Вәлиев 3) Билгеле таләпләргә туры килә торган. Кулына портфель тоткан --- төрекмән егетеннән, туктатып, кунар өчен уңайлы урын сораштык. Х.Туфан 4) Вакытлы, иң кулай. Бу поезд --- кичке якта китә, икенче көнне көндез, уңайлы сәгатьтә Башкортстанга барып керә торган иде. Ф.Яхин. Ирмәк иң уңайлы мәл туры килгәнне аңлап: – Гыйзетдин бабай, миңа бәләкәй генә багор саплап бирмәссеңме икән? – диде. Д.Бүләков 5) Ипле, әйбәт, яхшы, күндәм (холык, табигать, фигыль, характер тур.). Рифа үзенең бик уңайлы кешеләргә туры килүен аерым бер канәгатьләнү белән сөйләде. Х.Камалов 2. рәв. мәгъ. 1) Тиешле хәлгә китереп, яраклы итеп, кулай итеп. [Җ.Фәйзи либреттосы] музыка өчен бик уңайлы һәм ятышлы эшләнгән. М.Җәлил. Бүлмәдә җиһаз бик гади, ләкин яшәү өчен һәрнәрсә уңайлы урнаштырылган. М.Маликова 2) Җиренә җиткереп, яхшы, уңай итеп, тиешле дәрәҗәдә . Кем терлекчеләр йортын уңайлы, тәртипле итеп җиһазлатты ---, шул Рәфис бит! А.Вергазов. Хатын-кыз тракторчыларның тормыш-эш шартларын уңайлы итеп оештыру турындагы мәсьәлә хакында берәү дә баш ватмый. С.Ибраһимова 3. хәб. функ. Бик кулай, җайлы, уңай, ипле булу. Каклаган казны юлда йөртергә уңайлы бит. М.Юныс. Болай яшәве җиңелрәк, хуҗага яравы уңайлырак иде. Г.Мирһади |