УҢАЙЛАШУ ф. сөйл. к. уңайлану . 1875 елда дамба буенча атлы тимерьюл төзелгәч, шәһәрдән пристаньга кадәрге җиде чакрымлык юл беркадәр уңайлаша. А.Тимергалин. Биредә инвалидлар өчен пандуслар эшләнә, кабул итү бүлегендә авыруларның үзләре, аларны китерүчеләр өчен дә шартлар күпкә уңайлашачак. Ватаным Татарстан

Уңайлаша бару Аз-азлап, акрынлап уңайлашу . --- кыш уздыручыларның тормыш шартлары да чагыштыргысыз уңайлаша бара. М.Юныс

Уңайлаша башлау Уңайлашырга тотыну. Тормыш уңайлаша башлау

Уңайлаша төшү Беркадәр, бераз уңайлашу; тагын да уңайлашу. Булачак язучының белем алуы --- өчен монда шартлар тагын да уңайлаша төшә ---. Әдипләр. Ягъни мәгълүмат тапшыру ысуллары үзгәрә һәм тизләшә, уңайлаша төшә дигән сүз. Өмет

Уңайлашып җитү Бөтенләй, тулысынча уңайлашкан хәлгә килү. Яшьләрнең көн итешләре тәмам уңайлашып җитте

Уңайлашып китү Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң уңайлашу. Озак көттергән яңгырлар яугалый башлады, --- кан басымнарыбыз рәтләнде, шешләребез кайтты, уңайлашып киттек. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә