УҢАЙЛА’У ф. 1) Кулланырга, тотарга, эшләргә җайлы хәлгә китерү, уңайлы итү. Артында тояк тавышы яңгыравын ишеткәч, --- артык тәшвишләнмәде, пәрәнҗә астында муенына асылган наганын гына капшап, файдаланырга уңайлап куйды. Т.Әйди. Уятырга кызганып, шунда гына мендәрләр куеп, урынын уңайладык. Безнең мирас 2) Нәрсәнедер билгеле бер тәртипкә китерү, тәртипкә кертү, көйләү. [Бәдри Исмәгыйльгә:] Эшне уңайларга тырыш. Бар, хәзер ул су буенда. М.Фәйзи. Сөяксез Гайшә --- намазлыкта аякларын уңайлап утыра да, Алласыннан мәрхәмәт сорый башлый. З.Зәйнуллин 3) Берәр якка юнәлү, юлга чыгу. Мин тиз генә кармакларны урадым да балыкны капчыкка салып алдым. Кайтырга уңайладык. М.Кәрим. Көз якынлашуга, шулай да борчыла башладылар, киңәш иттеләр: – Махмутка, нишлибез? Монда кыш чыгып булмас, берәр якка уңайлыйк, – диде урыс. Г.Якупова Уңайлап бирү Кем өчендер уңайланган хәлгә китерү. «Таттелеком» егетләре матурлап, уңайлап биргән чишмә буен төзек --- итеп саклау вазифасы «көмешле су» чыгаручыларга йөкләнгән. Шәһри Казан Уңайлап кую Алдан ук уңайлау; уңайланган хәлгә китерү . Рәшит, әйле-шәйле бераз торганнан соң, пенснесын уңайлап куйды да сөйләргә тотынды. Ф.Әмирхан. Хатыны, арып китсә, керфек кенә кагып ала – ире, --- тагын уңайлап куя. А.Әхмәтгалиева Уңайлый төшү Бераз уңайлау; тагы да уңайлау. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады. Ә.Еники |