УҢАЙЛАП рәв. 1) Ипләп, әдәпле генә, каты бәрелмичә. Ул-бу булса, Давыд иптәш, Габдәһ абзый аркылы, минем Бакуда калган балаларым белән хатыныма хат җибәртсен, уңайлап аңлатсын! Г.Ибраһимов

2) Кешенең кәефенә туры китереп, йомшак кына, җайлап, ипләп. Анасы матур энҗеле калфакларны --- бай бикәләргә илтергә киткән чакта, Һаҗәр ялгызы сүзгә әзерләнә, ничек итеп, ипләп, уңайлап сер ачуның юлларын эзли иде. Г.Ибраһимов

3) Ипләп, рәтен, тәртибен белеп, тиешенчә, кабаланмыйча. Атлар да бит илнең бер өлеше – идарә ит җайлап, уңайлап... Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә