УҢАЙЛАНУ ф. 1) Нәрсә дә булса файдалану, куллану өчен уңай хәлгә китерелү, көйләнү, рәтләнү, җайлану. --- түшәмгә лампа тагар өчен ясалган тимер ыргакка бармак калынлыгы җеп эленгән. Шуның түбән башы, бик ипләп, уңайланып, муенчак ясалган. Г.Ибраһимов 2) Тәртипкә килү, көйләнү, җайга салыну, рәткә керү. Авыл кырларында нефть табылгач, тормыш уңайланды. Х.Камалов. --- уртак тормыш итүчеләрнең иҗтимагый аңы үскән саен, матди ихтыяҗларны канәгатьләндерү мөмкинлекләре, --- яшәү шартлары да уңайлана ---. Р.Сафин 3) Физик яктан сәламәтләнә бару, савыга, тазара, хәлләнә, рәтләнә, төзәлә башлау. Хәмит, кулы бераз уңайлану белән больницадан чыгып, авылга килде. Һ.Такташ. Галимҗан агай: «Сәламәтлек уңайлангач та, башка әсәрләргә тотыначакмын», – ди. Г.Кутуй 4) Яхшыру, әйбәтләнү, канәгатьләнерлек хәлгә килү. Күзе эренләгән иде, дару сөрткәч уңайланды. Н.Гыйматдинова. – Һаман авыртамы? – дип сорады Рәшит. – Уколдан соң бераз уңайланды. Р.Габделхакова. Тиз арада миңа ярдәм күрсәтте, чәйләр куеп эчереп, хәлем уңайлангач, яктылык иңә башлагач кына кайтып китте. Безнең Чирмешән 5) Җайга килү, тискәре сыйфатларыннан арыну, яхшы якка үзгәрү, яхшыга әйләнү (кешеләр тур.). Кире типлар соңгы пәрдәдә уңайланалар да яп-яхшы булып китәләр. М.Җәлил Уңайлана бару Акрынлап уңайлану. Тормышыбыз яхшырганнан-яхшыра, уңайланганнан-уңайлана бара ---. Р.Гарифуллин. Әмма елдан-ел эш шартлары уңайлана бара. Әлки хәбәрләре Уңайлана башлау Уңайлану билгеләре күренү. Доктор авыруы куркынычлы дип тә, куркынычсыз дип тә ачык әйтмәгән. Гангренага сабышмаса, ике-өч көннән уңайлана башлар, дигән. Ш.Камал. Көн артыннан көн үтте, --- көзгә таба Абдылланың хәле уңайлана башлады ---. В.Ильясов Уңайлана төшү Бераз уңайлану. Михнәтле беренче ел үтеп, икенчесен сүтә башлаганда, тормышлары уңайлана төште. Р.Хәбибуллина. Аңа кадәр минем хәл дә уңайлана төшәр, бәлки. Р.Айзатуллин Уңайланып килү Аз-азлап уңайлану. Ул, кайбер авырлыклар булса да, сәламәтлеге инде уңайланып килүен әйтте. Байрак Уңайланып китү Ниндидер этәргечтән, сәбәптән соң уңайлану. Химия терапияләре алгач, хәле уңайланып китә. Ватаным Татарстан. Өйләнешкән яшьләргә йорт төзү өчен тик яткан җирләрне бирсәләр, --- бәлки, хәлләр уңайланып китәр иде дә бит. Әлмәт таңнары |