УҢАЙДА бәйл. 1) Үзеннән алда килгән сүз белән билгеле бер вакыт тирәсен, чамасын белдерү өчен кулланыла. Мусаның --- аяклары иртәнге уңайда тездән алып, ә кичкә таба бот төпләреннән үк сөм тоймас булып, атлаганда сөйрәлә башлады. Ш.Маннур. Әле быел, кар эреп беткәч инде, кичке уңайда очраштылар да Хурияләрнең капка төбендәге эскәмиядә утырып тордылар. М.Хуҗин

2) к. уңайга ( 1 мәгъ.). Беркөнне мәктәптән кайткан уңайда, --- урам очыннан керүгә, ул үз йортлары тарафыннан шакылдаган тавышлар ишетте. М.Маликова. – Советлар файдасына эшләүче большевиклар калдырган кеше, дип карадылар. Кыш көне сезнең Әминев белән чигенеп китеп барган уңайда Бирски аркылы узуыгызны һәм бездә туктавыгызны кемдер күрсәткән, – дидем. З.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә