УҢАЙГА бәйл. 1) Бер эш-хәрәкәтне башкарганда, шуның белән берьюлы икенчесенең дә үтәлүен белдерү өчен кулланыла. Ул, атының соргылт ялына ябышып килгән уңайга --- җиргә сикереп төште. А.Вергазов. Касыйм агай да, гармунын сузган уңайга башын янтайтып, хәрәкәтсез калды. А.Әхмәтгалиева 2) Нинди дә булса бер эш-хәрәкәт башкарылгач та, шунда ук икенчесе дә үтәлүне белдерү өчен кулланыла. Илсөяр күзләрен ачып җибәргән уңайга кояшка карады. Г.Гобәй. Сугышуның сәбәбен тылмач тәрҗемә иткән уңайга ук, Лященко бер карарга килгән иде инде ---. З.Зәйнуллин 3) к. уңаена ( 1 мәгъ.). Ак карның саф суы уйнаклап ага, безнең көймә итеп йөртә торган --- тактабыз, бозларга бәрелә-бәрелә, су аккан уңайга бара иде. Ф.Әмирхан. Чәчкәйләре сибелеп-сибелеп куя Талгын җилләр искән уңайга. И.Юзеев |