УҢАЙ с. 1. 1) Файдалану өчен җайлы, ипле, әйбәт . Күл буеның этюдын ясау өчен моннан да уңай урынны табу мөмкин түгел иде. Г.Сабитов. Рәсми кешеләрне борчымыйча, ел саен үзем генә юлга чыгам. Туристларча җиңелчә һәм уңай киемнәрдә. М.Гәрәев

2) Яшәр, көн күрер өчен җайга салынган, көйләнгән, рәтләнгән, яхшы булган . Үги аналы гаиләдә --- җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. М.Мәһдиев. Кайда, нинди алачык бар, кайда уңай шарты булмаган нинди бүлмәләр бар, шунда безне тутырып бетерергә булганнар. Р.Батулла

3) Берәр нәрсә эшләр өчен җайлы, кулай, туры килгән (вакыт тур.). Элек тә бу хакта уйланганы бар иде, хәзер исә, уңай форсат чыкты, дип исәпләде. Һәм, озак та үтми, бер очрашуларында ул Рәшидәгә маркизет күлмәклек китерде. Ә.Еники. Карт буйдакның уйланып калуын Афзал бик тиз сизеп алды һәм, уңай вакытны кулдан ычкындырасы килмичә, Сәетне көчләп диярлек арбасына утыртты. Ф.Яруллин

4) Эш итәргә җиңел, әйбәт, кулай, җайлы (кеше, аның сыйфатлары тур.). --- хуҗа абзыйның иң уңай ягы шул булды: эш сәгате беткәч һәм шулай ук ял көннәрендә дә шофёрына машинадан файдаланырга рөхсәт бирә иде. Г.Әһдәмова. Бергә эшләгән иптәшләре – уңай холыклы кешеләр, белемле, тәртипле халык, түзәргә була иде. К.Кара

5) Ризалык белдергән; тискәре булмаган. Райкомның ишеген атлап керү белән, дежурныйдан: – Бүгенге район газетасын китерделәрме? – дип сорады. Уңай җавап алгач, икенче катка кабаланып менеп китте. Ф.Садриев

6) Хуплау, мактау белдергән; әйбәт, яхшы. Хәмзиннәрнең чит илләрдә дә уңай бәя алган сүзлеген кулга тотканда, мин Касыйм ага белән кул биреп күрешкәндәй булам. А.Тимергалин. Иҗатың турында уңай сүз ишетсәң, син нарасыйларча шатланасың, түбәң күккә тия ---. Р.Батулла

7) Яхшы сыйфатларга ия, кирәкле үзлекләре булган. Кытайлар балаларын бары тик уңай үрнәктә генә тәрбиялиләр. М.Әхмәтҗан. Әгәр дә язучы уңай типлардан юмористик, йомшак тонда көлсә, Сәлмән карт, староста кебекләрне сатира, үткен ирония белән каезлый. Ф.Хатипов

8) Куелган таләпләргә җавап бирерлек, туры килә торган; уңышлы, яхшы. Бу хезмәтнең ике уңай моментына тукталып үтәргә кирәк. М.Җәлил. «Яшь йөрәкләр» үзе белән романтизмның күп кенә уңай сыйфатларын алып килде. М.Хәсәнов

9) мат. Нольдән зуррак, плюс тамгасы белән билгеләнгән, плюс билгесе белән йөртелә торган. Координаталар методын файдалана башлагач кына, тискәре саннар уңай саннар белән тигез хокуклы саннар буларак кабул ителәләр. Алгебра. Уңай температура чоры башлану белән, Шишкин һәм Таулы урамындагы йортларның бер өлешен су басуы ихтимал. Алабуга нуры

10) физ. Электрның протон, позитрон һ.б. кисәкчекләре булган төренә караган, шуңа бәйләнешле. Бер яки берничә электронын югалткан атом уңай корылмага ия була. Физика. Җәмәгать мунчаларында көн азагына дым арткан саен, гигиена шартлары да начарая: һавада кислород кими, углекислота арта, уңай ионнар күбәя ---. Сөембикә

2. рәв. мәгъ. 1) Әйбәт итеп, җиренә җиткереп, тиешле таләпләргә туры китереп. Альбина уңай итеп эшләнгән иркен ванна бүлмәсенә керде ---. Ф.Яхин. Коттеджның арткы ягы ягар, чүп-чар саклар өчен уңай итеп эшләнгән иде. Р.Мулланурова

2) Җайлы, кулай; отышлы. Менә шулай качып баручы дошманның арка ягына кылыч ору бик уңай булды. Р.Батулла // Ипле. Юл чемоданы җиңел һәм уңай булып калды. Ф.Яхин

3) Җиңел генә, җайлы гына, ансат кына, тиз генә. Трамвай белән Яңа Бистәгә борылып менгән җирдә Казан канализация төзелешенең насослар станциясе кукраеп кала. Ул уңай гына шул хәлгә килмәгән. Аның тарихын һәр эшче белә ---. А.Алиш. Баштарак эше уңай гына барса да, менә инде икенче тапкыр табыш юк, ә чыгымнар зур. И.Сираҗи

4) Яхшы итеп, яхшы яктан гына (эш, хезмәт һ.б.ш.ны бәяләү, фикер әйтү тур.). А.Әхмәдуллинның гыйльми --- эшчәнлеге җәмәгатьчелек, рәсми оешмалар тарафыннан һәрчак уңай бәяләнеп килде. Х.Миңнегулов. Ник дигәндә, Идел-Уралдагы татар язучысына Кырым татарларын уңай итеп күрсәтеп язу инде утызынчы елларда ук тыелган иде. Ф.Галимуллин

5) Кемнең дә булса файдасына, аның соравын канәгатьләндереп . Аракы мәсьәләсе илдә уңай хәл ителеп, рестораннар шәхси кулларга күчеп беткәч, безнең яшьлек һөнәребезгә ихтыяҗ бетте. Т.Галиуллин. Фәкать 1905 ел башларында җибәрелгән чираттагы үтенеч кәгазенә генә ---, мәсьәлә уңай чишелергә мөмкин, дигән өметләндергеч җавап килә. Әдипләр

6) Канәгатьләнерлек, яхшы, ярыйсы гына. Башлык больницага җибәрергә теләсә дә, Фәтхулла агай, --- бәйрәм эчендә үзе илтергә булып, кичектерергә сорады. --- Хәле уңай, имеш, тик эче генә поша, имеш, өйгә кайтса хәзер үк терелер дә иде, имеш ---. Ш.Камал

7) Әйбәт булып, тәртибе, җае белән. Бүрәнәләр бер-беренә уңай ятып тора. Г.Ибраһимов

3. и. мәгъ. 1) Берәр нәрсәнең юнәлеше, урыны; як, тараф. Ваһапов җавап бирмәде, әкрен генә торды да: – Мин машиналар янына барам, – дип, шул уңайга атлады. Х.Камалов . Нишләп соң алар бу яктан кайталар? Маcpa бөтенләй икенче уңайда лабаса? Т.Мөбарәков

2) Берәр нәрсә эшләү өчен туган мөмкинлек, барлыкка килгән форсат, уңышлы очрак. Эшчеләрне унбишәр көнгә прогулкага чыгардылар. Шул уңайдан файдаланып, әти белән әнине, туганнарны күрергә кайттым. Т.Гыйззәт. Галимҗан аганың бите алсуланып, рухы күтәрелеп китте. Менә шул уңайдан файдаланып, аңа элек Кави ага Нәҗминең сәламен, теләген тапшырдым ---. И.Салахов

Уңае белән 1) Берәр нинди очракка бәйле рәвештә . Ә менә күптән түгел генә телевизордан, Казанда узган Бөтендөнья татарларының III конгрессы уңае белән, Татарстан рәссамнарының зур күргәзмәсен күрсәттеләр. А.Хәсәнов. 1911 елда Уфада Мөхәммәдьяр Солтановның мөфти булып эшли башлавына 25 ел тулу уңае белән юбилей кичәсе уздырыла. А.Тимергалин; 2) Сәбәпле, аркасында; нәтиҗәсендә. Документлар тикшерү мәсьәләсе кузгалу уңае белән, [күпчелек солдатларның] Төхфәт шикелле үк, үз ихтыярлары белән генә фронтны ташлап киткән кешеләр булганлык аңлашылды. Ш.Камал. Газеталарда әнә, Куйбышев ГЭСы төзелү уңае белән, Казанны судан саклау буенча инженерлык корылмалары төзелеше баруы турында язалар. Г.Тавлин. Уңае (туры) килгәндә Җае чыкканда, уңай вакыт, форсат, мөмкинлек булганда. Уңае килгәндә Коцюбинский турында кайбер кыскача гына мәгълүматлар китереп үтү дә артык булмас. Г.Иделле. Уңае килгән саен к. уңае (туры) килгәндә. Габдулланың уңае килгән саен оешма правлениесенең эшләрен тәнкыйть итеп чыгышлар ясавы Әхмәдиевнең нервларына тия, канын боза иде. Ш.Камал. Уңае килсә (чыкканда, чыккан саен, чыкса) к. уңае (туры) килгәндә. Мәгълүм булганча, «Татар шагыйрьләре» китабына әдәбият сөючеләрнең реакциясе бик кискен була, күпчелек Г.Ибраһимовның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен кабул итми һәм бу мөнәсәбәтне уңае чыккан саен матбугатта белдереп баралар. М.Мәһдиев. Уңаена килү к. уңаена тору. [Маһи:] Аның уңаена килмәсәң, кирәгеңне бирә инде ул. М.Фәйзи. Уңаена сыйпау к. уңаена тору. Ахыр чиктә басмачыларның кайнар канлы комагаен сынап, юри уңаена сыйпап карарга да була. Т.Әйди. Уңаена сыпыру к. уңаена тору. --- чынбарлыкка тәгаен генә үз карашы булмаганлыктан, ялгышып харап булмыйм дигәндәй, ул күбрәк кеше уңаена сыпырырга ярата. С.Поварисов. Аның уңаена сыпырырга вакыты тыгыз Нуриянең, тамакка капкалап алырга да иртәгәге көнне кайгыртырга кирәк. К.Кара. Уңаена тору Кемнең дә булса теләкләренә каршы килмәү, ул дигәнчә генә булу, аныңча эшләү; җаена тору. --- әтиең сүзенә карамагыз! Ул җаһил дип, сез дә аның уңаена тормагыз! Р.Камал. Син, ни, әзрәк уңаена тор тегенең, хуҗалар баш игәнне яраталар бит алар. К.Кара. Уңаен карау Үзеннән алдагы сүз белдергән эш-хәлне үтәргә тырышу, шуны үтәү өчен һәр форсаттан, мөмкинлекләрдән файдалану. Һич арттыру юк: язын һәркем йорт-җирен чистартып, чүпне читкә чыгару уңаен карый. Кайбыч таңнары. Качу уңаен карау. Эшләмәү уңаен гына карау. Уңаен табу Җаен, юлын, мөмкинлеген табу. – Бер уңаен табып, падишаһ янында бер ялган сүз әйтергә күндер, – диде. К.Насыйри. --- җиденче мартда бугай, Габдулла мулла Әмирхани, бер уңаен табып, Фатихның теленнән васыятьләренең кайберләрен әйтдергән ---. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Уңайга китү Эш яки хәл, сәламәтлек һ.б. уңайлану, җайлану, рәтләнү. Кулың ничек, азрак уңайга киткән шикеллеме? Г.Бәширов. Ильич аларга паспортлар да табып биргәч, эшләре уңайга китәр кебек тоелды югыйсә. Ф.Яхин. Тормышым җиңеләеп, уңайга китте. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә