УҢАЕНА бәйл. 1) Нәрсәнең дә булса юнәлешен күрсәтү өчен кулланыла. Асты өскә әйләнгән булса да, хәзергә баркас әле йөзмә хәлдә, салмак кына тирбәнә-тирбәнә агым уңаена бара бирә. С.Сабиров. Тәрәзәдән завод корпуслары, җил уңаена авышкан сыек төтен тасмалары күренеп тора. М.Маликова 2) Эш-хәлнең берәр нәрсә җаена туры китереп эшләнүен белдерү өчен кулланыла. Зәйтүнәсе бәрәңге алынып бетү уңаена кабак бөккәне пешереп, шуның өлгереп җитүен сагалый. Ә.Гаффар. Ул аны армиядән кайту уңаена ук үзенә алды, иске «Москвич»ка утыртты, читтән торып укырга кертте. Т.Галиуллин 3) Эш-хәлнең берәр башка эш-хәрәкәткә, аның тактына туры китереп башкарылуын белдерү өчен кулланыла . «Баламишкин» --- кебек кыска көйләрне гаҗәп шәп сиптерә парин! Көй уңаена иңбашларын да дәртле генә сикертеп тора, җитмәсә. Ә.Еники. Ул, --- колагындагы затлы наушнигыннан агылган дөбер-шатыр музыка уңаена селкенә-селкенә, иртәдән кичкә кадәр шул виртуаль дөнья эчендә кайнаша. Л.Гыймадиева |