УҢАГАЙ с. 1. Һәрнәрсәне уң кулы белән эшләргә күнеккән яки гомумән уң кулы белән генә эшләгән (кеше тур.); киресе: сулагай. Торналыда кем сулагай? Әбүзәр Кызрачев уңагай. Аның уң кулы Флүн дә сулагай түгел. А.Тимергалин. --- адәм баласының күбесе уңагай, ул уң кул белән эшләп өйрәнгән. Н.Әхмәдиев 2. и. мәгъ. Һәрнәрсәне уң кулы белән эшләргә күнеккән яки гомумән уң кулы белән генә эшләгән кеше. Сулагай – уң кулы, ә уңагай сул кулы белән беркайчан да эш итми! Ф.Бәллүр. Белгечләрнең язуынча, таш гасырда сулагайлар белән уңагайлар тигез булган. Шәһри Казан |