УҢ с. 1. 1) Гәүдәнең сул ягына, йөрәк ягына каршы булган, шул якка урнашкан . Менә Галәү уң аягын читкә сузып җибәрде һәм, идәнгә сул аягының үкчәсе белән генә тиеп торган көе, зырылдап әйләнергә тотынды. Н.Фәттах. --- аларның каршысына уң колагы ак, сул колагы кара бер көчек килеп чыкты. Ф.Яруллин 2) Карап торучының шул ягындагы, шул якта урнашкан . Зәңгәр күккә башлары тигән таулар уң якта, шомлы кара урманнар сул якта --- калдылар. А.Алиш. Аның артыннан траншеяның уң флангысына таба сугышчылар ябырылды. Х.Камалов 3) Сул якка каршы кулныкы яки аякныкы. Аягына Фәридун абзый иң элек уң ботинкасын киеп йөри башлый. В.Юныс. – Минем бияләйнең сулы югалган иде шул, ә бу уң бияләй, – диде очлы күзләрен һаман да Илгизгә текәгән килеш. Ф.Шәфигуллин 4) Йөз белән агым юнәлешенә, түбәнгә таба карап торганда, сул якка каршы булган (яр тур.). Гаскәрнең бер өлеше уң ярда кала, бер өлеше аръякка кичә. М.Хәбибуллин. Сармат тавының бер калкулыгыннан башланып, яшел үзәнгә агып төшкән елганың уң ярында күчмәләрнең тирмәләре урнашкан. Р.Сәгъди 5) Тышкы, өске, алгы (кием, материал һ.б.ш.ның ягы тур.). Койганда эретелгән металл тәңкәнең уң һәм сул ягы көзгедәгечә язылган йомшак таштан эшләнгән калыпка куелган. А.Мөхәммәдиев. Ул җөй астар кайма өстеннән генә уза, күлмәкнең уң ягында күренергә тиеш түгел. Сөембикә. Ә драпны уң яктан үтүкләргә туры килсә, чүпрәкне нык итеп юешләргә онытмагыз. Ватаным Татарстан 6) Яхшы, кирәкле, файдалы. Бергә-бергә эшләү дәверендә байтак кына уң эшләр башкарылды, күп кенә язучылар яңа фатирларга күчте. Л.Хәмидуллин 7) Кулай, уңай, яраклы 8) сәяси иск. Партиянең үз эчендә коммунистлар партиясе сәясәтенә каршы булган. Икенче яклап, Сәгъдиев, коммунистик хәрәкәттә уң оппортунизм чәчәк ата. С.Хафизов // Партиянең төп массасына яки сәяси, фәлсәфи юнәлеш вәкилләренә караганда реакционрак, консервативрак карашлардагы. Карл Каутский – Германия социал-демократлар партиясе һәм II Интернационал җитәкчеләреннән берсе, марксизмга хыянәт иткән кеше, уң социалистларның идея остазы һәм аңа юл башлап җибәрүче. Г.Ибраһимов. Учредительное собрание Петроградта 1918 елның 5 (18) гыйнварында ачыла, әмма аның составындагы уң эсерлар большевиклар хакимияте тәкъдим иткән карарларны һәм декларацияләрне кабул итү мәсьәләсен тикшерүдән баш тарталар ---. Г.Исхакый // Яңалыкка, алдынгы карашларга каршы килгән, искелекне яклаган; консерватив, реакцион. --- азсанлы халыкларның милли йөзләрен югалтуны төп максат иткән большевикларга ахыр чиктә татар зыялыларының уң карашлылары да, сул карашлылары да кирәк түгел иде. Ф.Галимуллин. Уң көчләр аны ислам төркемнәрен хуплауда гаепләп чыккач, мин мөселман төркемнәрен хупламыйм, ә аларны яклыйм, дип белдергән ул. Ватаным Татарстан 2. и. мәгъ. 1) кыек кил. форм. Сулга каршы як, шул тараф, шул юнәлеш . Хәзер дә ул туры бармый, гел уңга борылырга теләгән сыман атлый, ә үзе шулай да, уңга-сулга борылмыйча, туп-туры бара. Г.Кутуй. Текстлар уңнан сулга, өстән аска таба язылган. М.Зәкиев 2) Парлы әйберләрнең сулга каршы сыңары. Егетнең аңа этлек эшлисе килеп китте. Бияләйнең уңы һәм сулы булуын бөтенләй исеңнән чыгаргансың бит син! Ф.Шәфигуллин. Сул ботинкасына уңы белән басып, зәңгәр бахилны ертып җибәрде. Д.Булатова 3) уңнар күпл. Сәясәттә уң 1. ( 8 мәгъ.) карашлы кешеләр. Камилнең абыйсы Сөләйман Казан шәһәрендә мәсьүл урында эшли. Ул – уңнар арасында авторитетлы кеше. Һ.Такташ. «Унитаризм»ны үткәрү юлында татар уңнарының корган барлык интригалары, провокацияләре юкка чыкты, дип, усал яза Галимҗан Ибраһимов та. Ә.Еники ◊ Уң колагың үзеңә Ишеткән хәбәрне беренче сөйләгән өчен сөенче сораганда әйтәләр. Рәхмәт яхшы сүзеңә, Уң колагың үзеңә. Хәбәреңә май да бал, Теләгәнең сайлап ал! Н.Әхмәдиев. Зөлкәрәм --- «Нефтяник» рестораны ягына ияк какты. – Сәбәбе дә бар: сөенче! – Әҗереңә уң колагың үзеңә, дияр идем, башта әйт, нинди? Р.Төхфәтуллин. Уң канаты к. уң кулы. Ат – ирнең уң канаты инде. Д.Бүләков. Уң кулда Уң якта . Кадермәткә җитәрәк уң кулда ялгыз трактор туңга сөреп йөри. Р.Миңнуллин. Уң кулда кием элгече, аннан ары янына килүгә ыңгыраша башлый торган какшау диван --- тора. М.Маликова. Уң кулы Иң ышанычлы, иң турылыклы, иң якын ярдәмчесе, булышчысы, таянычы . Бүген ишеттем: секретаребыз Зәки Нури аягын сындырган, ди. Ул минем уң кулым иде. Эшләр читенләшә. М.Әмир. Уң күз белән сул күз булу Икәве бер иштән, бердәм булу. Уң күзен сул күзеннән кызгана Үтә саран. Уңга (да), сулга (да) Бик күпләп, чамадан арттырып . Неплюйко шаян сүзләрне уңга да, сулга да сибә. И.Гази. Беркөнне мин аның «яратам» сүзен уңга да, сулга да чәчеп йөргәнен, ир-егетләрне перчатка урынына алыштырганын очраклы рәвештә генә белеп алдым. Сөембикә. Уңнан да, сулдан да Һәрьяктан, төрле җирдән . Бер араны бик югары контральтолы фью да фью ачы итеп сызгырулар уңнан да, сулдан да ишетелеп кенә торды. А.Хәсәнов. Ишегалдында уңнан да, сулдан да чебеннәр сыман выжылдап пүләннәр очты. Н.Гыйматдинова |