У’НЪЕЛЛЫК и. 1. 1) Ун елны эченә алган вакыт арасы. Узган гасырның 60 нчы елларында иҗатка килгән яшьләр, 30 нчы елларда башланып, сугыштан соңгы унъеллыкта көчәйгән сәяси басым тудырган мәдәни торгынлыктан чыгу юлларын эзлиләр. Т.Галиуллин. Шулай да узган унъеллыкта ирешкән уңышларны күрми калу ярамас. Р.Вәлиев

2) Ун ел элек булып үткән яки башланган берәр вакыйганың еллыгы. Мин әлеге тапшыруның унъеллыгы уңаеннан уздырылган тантанага барган идем. Г.Шәйхи. 1999 елның көзендә без шул ук Горький урамындагы бинада «Идел» журналының унъеллыгын бәйрәм иттек. Р.Юныс

3) сөйл. Ун ел гомуми белем бирә торган тулы урта мәктәп. Әсхия апа да, Зарафәт абый да шул сугыш башланганда унъеллыкны тәмамлаганнар, тик укуларын өзлексез дәвам итә алмаганнар: Зарафәт абый сугышка киткән. М.Хуҗин. Малай, унъеллыкны тәмамлап, колхозда эшли башлый. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Ун ел буена дәвам итә торган, эшләнә торган, ун елга исәпләнгән. Быел районда унъеллык мәктәпне бетердем. Т.Гыйззәт. Инде ике бишьеллык һәм ике унъеллык план үтәлгән. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә