УНТУГЫЗ сан 1) Унсигездән соң килә торган бөтен сан. Бер генә мисал: рус телендә унбердән алып унтугызга кадәр саннар кушылып языла. Х.Сарьян. Унбишне унтугызга тапкырласак, дүрт йөз миллиард чамасы багланыш мөмкинлеге килеп чыгар иде. Х.Госман

2) Шул санча микъдар; шул сан микъдары кадәр булган. Унтугыз ат алып барган идем. А.Гыйләҗев. Тәхет өчен көрәшкән елларда анысы үзенең унтугыз туганын үтертеп бетергән. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә