У’НТЕР-ОФИЦЕР и. нем. иск. хәрби 1917 елга кадәрге Россия армиясендә һәм кайбер чит ил армияләрендәге солдатлар арасыннан чыккан кече командир дәрәҗәсе һәм шул дәрәҗәгә ия булган гаскәри. Тегеннән килүче унтер-офицерга: – Мансуровны алып чыгыгыз! – дип боерык бирде. Г.Ибраһимов. – Хатының белән кызың кирәктеме? – дип, Сергеев әүвәл мыскыллап кына Дөмәйгә сүз катты, ә аннары ат өстендә утырган унтер-офицерга эндәште. В.Имамов |