УНӨЧ сан 1) Уникедән соң килә торган бөтен сан. Ике бишнең ун булуын тиз үк белсә дә, ике унөчнең егерме алты булуы, утыз белән унбишнең кырык биш булуы кебек чобалчыкларны озак исәпләми чыгара алмый иде. Г.Ибраһимов

2) Шул санча микъдар; шул сан микъдары кадәр булган. Унөч километрның унберен үттек инде. В.Нуруллин. Бер заман шулай, ярминкәләр әле бик шәп чакта, әлмәтле унөч кеше Нөркәйдән кайтып киләләр икән. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә