УНЛЫК и. 1) Ун кешедән яки предметтан гыйбарәт төркем. Калган өч бәйгедә исә безнекеләр иң яхшы унлыкка керде. Ватаным Татарстан

2) Кыйммәте ун сум булган акча, ун сумлык. Пыш-пыш килеп бер санады Басыйр Бариевич, бишлекләрнең почмакларын кайтарды, унлыкларны сөеп тигезләде, иллелекләрне үбәрдәй булып өстә калдырды. А.Гыйләҗев. Кабина эчендә, рульдә утырган чибәр генә кызга унлык акча сузды. З.Зәйнуллин

3) Ун күздән гыйбарәт уен картасы. Тәре унлыгы белән йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә