УНЛЫ с. 1. 1) Ун кисәкле, ун данәле, ун компонентлы. Без монда унлы бүленеш системасына игътибар итмәкче булабыз. Н.Фәттах 2) Зурлыгы, калынлыгы һ.б. берәр үлчәме унга тигез булган. Иңсәсенә салган унлы чалгы. М.Мирза. Кырыгынчы елларда лампага унлы куык кигезделәр. Р.Юсупова. Унлы җептән үреп бәйләнгән кар бизәге генә салкын карават өстенә өелгән мендәрләрне каплап тора. К.Кәримов 3) Ун шәм яктылыгы бирә торган (лампа тур.). Ике җирдә унлы лампалар янгангамы, идарәдә көндезге шыксызлык сизелми, киресенчә, ул бик җанлы, эшлекле кешеләр җыелган урынга охшаган иде. А.Гыйләҗев. Шәфәкъ алсу нурга төренгәндә, унлы лампа гөлт-гөлт килде дә сүнде. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. 1) 10 санының исеме. Быел фестивальнең төп символы – унлы саны икән. Безнең гәҗит 2) к. унлык ( 3 мәгъ.) 3) сөйл. «Жигули» автомобиленең унынчы моделе. Әтием үзенең көмеш төсендәге унлы машинасына кереп утырды. А.Әхмәтгалиева. Унлының йөртүчесе әллә ни зыян күрмәгән. Авыл офыклары |