У’НКӨНЛЕК и. 1) Ун көн дәвам итә торган вакыт өлеше; айның өчтән бере; декада. Июньнең беренче ункөнлеге ахырында бездә беренче тапкыр сезнең районның мәдәният һәм сәнгать көннәре үтте. Т.Нәҗмиев. Ләкин бер атна буе зәңгәр күк йөзен томалап, кояшны күрсәтмәгән яңгыр болыты сентябрьнең икенче ункөнлегендә төньяктан исә башлаган салкын җил белән алышынды, куе кара болытлар сыекландылар, уңып-шиңеп калып, кире көньякка агылдылар. М.Хәбибуллин

2) Берәр нәрсәгә багышланган ун көнлек чара; декада. Алай гына да түгел, С. Липкин 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә Дәрдемәндне аеруча яратып тәрҗемә иткәнен сөйләгән иде. Н.Хисамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә