У’НИЯ и. лат. кит. 1) Бер хөкемдар идарә иткән дәүләтләр берләшмәсе, союзы. Моңа көч бирердәй сәбәп чыга: Ломжа аша, Корольләр Юлы дип йөртелгән, соңра Польша – Литва униясе төзелүдә зур әһәмияткә ия булган Варшава – Литва юлы санала. Д.Гыйсметдин

2) Православие белән католиклык чиркәүләре берләшмәсе. Ул Папа Иннокентий IV белән чиркәү униясе турында сөйләшүләр алып барган, һәм аны, рус руханиларына ташламалар ясалыр, дип ышандырганнар. Р.Хәкимов

3) Гомумән нәрсәләрнеңдер берләшүе; бергәлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә