УНИФИКА’ЦИЯ и. лат. кит. махс. Нәрсәләрне дә булса бердәй формага, системага китерү, бертөрле итү эше. Әлифбада, язуда унификация фәкать шулай гына була ала. Г.Алпаров. Андый тигезләүләр, тигезләргә тырышулар, төрле масштабтагы бертөрлелек шаукымнары, унификациягә мәдхия җырлаулар бүгенге чынбарлыкта һәрдаим күренеп кенә торалар. Н.Шәрифуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә