УНИТАЗ и. лат. Табигый хаҗәт калдыкларын канализациягә агызып җибәрү өчен хезмәт итә торган бәдрәф санитар-техник җайланмасы. Унитазлар, раковиналар юклыктан икенче ел инде эшсез йөргән ике сантехниктан да берьюлы котылдык. Н.Әхмәдиев. Ирекнең теге шешәләрне ташка бәреп ватасы килде, бөкеләрен каерып ачты да аракысын унитазга агызды. Р.Хәбибуллина |