УНИСОН и. ит. муз. 1) Бер үк югарылыктагы берничә авазның яки төрле октавадагы бер үк төрле авазларның берьюлы яңгыравы. Композитор, сатирик якны күрсәтү өчен, күбрәк унисон ысулын куллана. Безнең мирас 2) Кәефнең, сүзнең һ.б.ш.ның башка кешенеке белән туры килүе, бердәйлеге |