У’НИКУМ и. лат. кит. Сирәк очрый торган, ише булмаган, бердәнбер экземпляр (кеше яки предмет). Хәсән Туфан гына уникум шәхес иде. Р.Вәлиев. Чын педагогка фундаменталь белем генә дә җитми хәзер. Моның өчен уникум булырга, тагын тел белән аңлатып булмый торган бик күп башка төрле сыйфатларга ия булырга кирәк... Мәхм.Хәсәнов |