УНИКЕ сан 1) Унбердән соң килә торган бөтен сан. Әмма дә ләкин каушаганда уникене дүрткә бүлә алмыйм. З.Мәхмүди 2) Шул санча микъдар; шул сан микъдары кадәр булган. Сәгать унике тулган, иртәгә эшкә барасы бит, кайтып ятыгыз, егетләр. А.Алиш. Икенче елны, яңа кешегә – яңа сыерлар, баштан ук үз көеңне өйрәтерсең, дип, унике башмак тананы, җыеп, Тәнзиләгә тапшырдылар. А.Гыйләҗев |