УНИВЕРСИТЕТ и. лат. 1) Төрле гуманитар һәм төгәл фәннәр буенча белем бирелә торган югары уку йорты һәм бер үк вакытта фәнни учреждение. Мин, унынчыны тәмамлагач, Мәскәү университетының журналистика факультетына керергә җыенам. А.Гыйләҗев. Шөкер, түзделәр, куып чыгармадылар университеттан. Г.Гомәр

2) Шул учреждение урнашкан бина. Җәй җитте, мин зур дәрт белән калага юл алдым, әлеге кызның теге кышкы кичләрдә сөйләгәннәре буенча, аны эзләп, университет аудиторияләрендә, коридорларда йөрдем. М.Мәһдиев. Университет алдындагы зур гына мәйданны узып, кибетләр рәтенә җиттеләр. И.Диндаров

3) күч. Белем, тәҗрибә туплау чыганагы. Түбән Каманың беренче урта мәктәбе безнең өчен тормыш мәктәбе, дөресрәге, тормыш һәм сәнгать университеты булды, дисәм, син килешерсең микән? Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә