УНИВЕРСАЛЬ с. 1) Нәрсәнеңдер һәр ягын яки күпчелек өлешен колачлаган; бертөрле күренешләрнең бөтенесенә дә хас булган. Бу җәһәттән килешләрнең объект мөнәсәбәтен белдерүен иң универсаль күренеш дип күрсәтергә мөмкин. Ф.Хисамова. Дәшмәү – универсаль закончалык. Безнең гәҗит 2) Төрле максатлар өчен яраклы, төрле функцияләр башкара ала торган. Кыскасы, Мальта пластинкасы кешелек дөньясының мәдәният тарихында беренче универсаль астрономик корал яки әсбап булганга охшый. А.Тимергалин 3) Кулыннан күп нәрсә килгән, күп һөнәр белүче; күпкырлы. Хәмзә – бик универсаль артист, кулыннан килмәгәне юк. К.Кәримов. Авыл укытучысы – универсаль белгеч. Н.Әхмәдиев |