УНИВЕРСАЛ и. лат. 1) Бер һөнәрнең төрле тармакларын үзләштергән, яхшы белгән кеше. [Дәмдинов:] Кыхым! Беләсегез килсә, Дәрья, без бит универсаллар! Без бөтен төр сәнгатьне дә башкарабыз! Х.Ибраһим. Заводта андыйларны «универсал» диләр, алар теләсә нинди эшне башкара ала. К.Латыйпов 2) астр., геод. Почмакларны вертикаль һәм горизонталь яссылыкта үлчәү коралы 3) Җиңел автомобильнең арткы утыргычлары артында багаж бүлеге булган ябык кузовлы төре // Шундый автомобиль үзе |