УНАР сан 1) Һәркемгә яки һәрнәрсәгә ун, бертигез күләмдә ун булуны белдергән бүлү саны. Биш министр да, бүленеп, барысы да начар киемнәр киенеп, үзләре белән унар солдат алып таралдылар, ди, илнең төрле ягына. А.Алиш. Көннәрдән бер көнне, олырак авыл кызларына ияреп, җәен генә унар яшь тулган ике игезәк кыз Хания белән Хашия дә җиләк җыярга киләләр. В.Ильясов

2) к. унлап. Чабатаның гомеренә килгәндә, кызу эш өстендә авыл кешесенең чабатасы күп дигәндә дүрт көнгә чыдаган, ә кышын унар көнгә җиткән. А.Тимергалин. Унар көн авызга кайнар аш кермәгәч, каты-коты ашап тешләре коелып беткән иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә