УНАЛТЫ сан 1) Унбиштән соң килә торган бөтен сан. Гел бергә артык – унбиш урынына уналтыга чыга икән болар. Т.Нәҗмиев

2) Шул санча микъдар; шул сан микъдары кадәр булган. Уналты тиенне учына йомарлап кибеткә барганда, аннан ипи күтәреп кайтканда үзен иң бай кеше итеп хис иткән малай өчен бу – башка сыймаслык зур акча иде. А.Әхмәтгалиева

3) Шул хәтле яшь. Акыл да керә башлагандыр инде үзенә, уналтыны тутырып килә бит. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә