УН сан 1) Тугыздан соң килә торган бөтен сан. Әле беренче сыйныфта укып азаплана башлаган гына булса да, ул инде хәзер унга кадәр саный да белә. А.Хәлим. Марат уннан унны алып ташлаган, ун калган. Кызыклы арифметика 2) Шул санча микъдар; шул сан микъдары кадәр булган. Былтыр гына салынган ун катлы матур өй икән, тирә-ягында энә төшәрлек тә урын калмаган. А.Әхмәтгалиева. Мин берьюлы ун кешегә каршы уйный алам һәм унысын да отачакмын! А.Гыймадиев 3) Борынгы дистәле системада административ берәмлек. Зур авыллар төбәкләргә бүленеп йөртеләләр, кайсы авылларда шул төбәкләрне ун дип йөртәләр. Г.Лотфи 4) тар. Ун кешедән гыйбарәт гаскәри берәмлек 5) Шул хәтле яшь. Балага ун тулды |