УМЫРЫЛУ ф. төш. юн. к. умыру ( 1, 2 мәгъ.). Көрәшә торгач, кайсыбызның җиңе өзелеп чыкты, кайсыбызның чалбар төбе умырылды. Ф.Яруллин. Кая карама, әле башланып кына килгән төзелешләрдә очрый торган ташландыклык, актарылган, умырылган җир күзгә ташлана, кай тарафка колак салма, дөпелдәп, ухылдап һәм иңрәп, көчли-көчли, туң җиргә меңләгән, миллионлаган субай каккан бой-бабаларның тетрәткеч тавышлары ишетелә. А.Хәлим

Умырыла язу Чак умырылмый калу

Умырылып бетү Тәмам умырылу. Баскычтан, кабалана-кабалана, өсте-башы умырылып беткән Миңлехәбиб менә дә бер ишекнең тоткасын тарта башлый. Д.Салихов

Умырылып калу Умырылырга өлгерү; ниндидер тәэсирдән соң умырылган хәлгә килү. Гәүдәсен кубарганда, бишмәтенең җиңе умырылып калган, билгеле… Р.Низамиев

Умырылып китү Кинәт умырылу. Тарта торгач, бер чалбар балагы шытырдап умырылып китте, һәм Костя аягын тәгәрмәч арасыннан йолкып алды. Х.Камалов

Умырылып чыгу Тулысынча умырылу. Сарайның түбәсендәге калайлар ике урыннан умырылып чыккан. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә