УМЫРЫК и. Умырып алынган кисәк яки умырылган урын. Ул карчыкның өстендә пычранып беткән яшел гимнастёрка, култык астында зур гына умырык. Ф.Сафин. Көйләр дә нигездә – чеп-чи халтура: аннан-моннан йолкыштырылган умырыкларны корыштырып теркәлгән, япон тактасы банкындагы әзер протез башлам һәм очламнар белән ялганып тәпәләнгән нәмәрсәкәйләр... Татарстан яшьләре |