УМЫРУ ф. 1) Берәр нәрсәне эләктереп өзү, йолку, каеру, тырнап куптару. Җиргә тезләнеп, туфракны умыра-умыра, илерә-илерә үксегән Дилбәрне әтисе Гафур абый сөйрәп дигәндәй торгызды. А.Әхмәтгалиева. Кулларын як-ягына җәеп җибәрә дә, катырган бармакларын батырып, туфрагын умырып көрәп ала. К.Җәмит

2) Ниндидер тоташ әйбернең зур бер өлешен, кисәген куптарып, ертып, аерып төшерү. Локман, бишмәтенең бер җиңен умырып өзеп алды да, чанада яткан керосин савытын ачып, җиңне керосинга манчыды. Г.Шәмсетдин. Җиләкнең нәкъ уртасыннан тишеп чыккан бит [билчән], төбеннән умырып булмый – җиләк тә йолкыныр, тамырына чабып кара – җиләккә дә һәлакәт, яфракларын берәм-берәм умырып ташласаң гына инде. И.Низамов

3) күч. Үзе өчен күп итеп булдыру, ярамаган юллар белән күпләп үзләштерү; үзенеке итеп өлгерү. Кайберәүләр суганны Беренче май бәйрәменә җитештерәләр, ну, акчаны умыралар инде. Х.Камалов

4) күч. Зур-зур кисәкләр кабып комсызланып ашау. Гайфулланың авызына аракы керүгә, ач бүре кебек ашый торган гадәте бар иде: табын уртасындагы табакта бөтен килеш пешерелгән тавыкның ботын ботка, канатын канатка ботарлап умырырга тотынды. Ф.Яруллин. Шуңа күрә ашауны да умыралар, җиткер генә. М.Әмирхан

Умырып алу 1) Тупас рәвештә нык итеп учлап, тешләп яки башкача эләктерү, тоту. Әгәр гәҗитегездә өзекләп бастырсаң, кулдан умырып алып укыячаклар. И.Хәйруллин; 2) Берәр нәрсәне артыгы белән алу, чамадан артык итеп алу. Егет төскә-биткә начар түгел. Эчми, тартмый. Акчаны умырып ала, сак тота. А.Гыйләҗев . Умырып (умыртып) эшләү Бөтен көчен куеп, яратып эшләү. Хәер, кая гына куйсаң да умыртып эшләрлек егет ул. М.Хәсәнов. Эшен умырып эшләде, акчасын да мул алды. Г.Әдһәмова

Умыра башлау Умырырга тотыну. Призывниклар, куанычлы кыргый авазлар чыгарып, бер-берсенең киемнәрен умыра башладылар. З.Мәхмүди

Умыра бирү Бернигә карамый умыру, һаман умыру. [Таминдар:] Чалбар төбен генә умырмаса ярар иде, ләгънәт! [Җәмәй:] Умыра бирсен. Сиңа нәрсә: чалбар төбе булды ни, булмады ни. И.Юзеев

Умырып алу Тиз арада умыру. Бөркәнгеч эченә бастырык юанлыгы көчле кул керде дә догамны умырып та алды. М.Әмирханов

Умырып бетерү Тәмам умыру, умырылган хәлгә китерү. Берәүләрнең сөйләве буенча, җирле урман патшалары саналган аюлар, тәрәзәсе ачык калган машиналарга кереп, эчтәге бөтен нәрсәне дөмбәсләп, утыргычларны умырып бетергән очраклар да сирәк күренеш түгел, ди. Ватаным Татарстан

Умырып калу Умырырга өлгерү. Чыннан да татар берәр түрәлек урынга тиенсә, тизрәк умырып калырга тырыша. Р.Зәйдулла

Умырып чыгару Тулысынча умыру, умырып өзеп, йолкып чыгару. Тарткалаша торгач, ул, ялгыш эләктереп, матросның күлмәк җиңен төбеннән үк умырып чыгарды. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә