УМЫРТКАСЫЗ с. 1) Умырткасы булмаган, умыртка сөяксез. Ләкин бу бик үк дөрес түгел: скелет ясалмалары умырткалыларда гына түгел, бәлки башка бик күп умырткасыз хайваннарда да бар. Биология 2) күч. Нигезе, терәге, тотрыгы булмаган; аумакай. Бикбулат ише умырткасызлары, әнә, дин алыштырды. М.Әмирханов. Тик контрольнең чиге булырга тиеш, югыйсә ул кулдан тотып җитәкләп алып баруга әйләнә, күрсәтмә көтеп ятучан, умырткасыз, ихтыярсыз һәм фикерсез кешеләр тәрбияли. А.Тимергалин |