УМЫРТКА’ БАГАНАСЫ и. 1) анат. к. умырткалык. Бехтерев авыруыннан кеше кыймылдый алмый, тамагына үтми, умыртка баганасы бамбук сыман кибә, диелгән. К.Кәримов. Нурсөянең умыртка баганасы чатнады. Н.Гыйматдинова 2) күч. Нәрсәнең дә булса иң төп нигезе, терәге. «Безнең Вил – хуҗалыкның умыртка баганасы ул, – ди, – утсыз авылыбызда маяк ул», – дип тә җиппәрә. И.Нәбиуллина. Ул Мөхәммәт Мәһдиев «бәхилләшкән» таза хәлле, нык әхлаклы, милләтнең умыртка баганасы вазифасын үтәгән авылны юкка чыгарды. Т.Галиуллин |