УМЫРТКА и. анат. Умырткалыкның өлешләрен тәшкил итә торган аерым сөяк яки кимерчәк. Астан иң соңгы умырткаларың янында нык кызарган ике урын бар. Г.Галиева. Муен һәм арка умырткалары сынган... Марс Шабаев. Анда кеше сыярлык кечкенә бүлемтекләргә, ягъни кабиналарга кереп утырасың да кораб мачтасы кебек шагыр-шогыр килә башлаган буыннарыңны, умыртка сөякләреңне кыздырасың. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә