УМЫРЗАЯ и. бот. Нәркисчәләр семьялыгыннан үскән урынына бәйле рәвештә төрле төсләрдә (ак, зәңгәр һ.б.) чәчәк ата торган, кыска сабаклы, күпьеллык, суганчалы үләнчел үсемлек; кар чәчәге, эргәзембай. Бу үләннең чәчәге яз башында, кар китүгә үк чыга. Кайбер авылларда аны умырзая дип тә йөртәләр. Бездә «кимәшә башы» дип атыйлар. А.Гыйләҗев. Әнәс терелеп чыкканда, кояш турырак караган урыннарда беренче умырзаялар баш калкыткан иде инде. Н.Әхмәдиев |