УМРА’У и. анат. Калак сөяге белән күкрәк сөяген тоташтыра торган S формасындагы парлы сөякнең һәрберсе; русчасы: ключица. Лёша, беребез дә көтмәгәндә, каты яраланды, коткарып калырлык түгел иде: ярчыклар муенын, кан тамырын, умрау сөяген, уң җилкәсен тишкәләгән, уң кулының бөтен бармакларын чәрдәкләгән иде. Т.Кәримов. Күкрәк мускуллары астында урнашкан умрау асты мускуллары канатларны күтәрә. Биология |