УМЛА’УТ и. нем. лингв. 1) Кушымчадагы алгы рәт сузык тәэсирендә тамырдагы сузык авазның палатальләшү күренеше 2) Шушы күренешне белдерә торган диакритик билге (башлыча хәреф өстенә куела торган ике нокта). Шулай итеп, 29 хәрефтән торган бүгенге төрек алфавитында 23 «саф» инглиз хәрефе, 2 умлаутлы (төрткеле) алман хәрефе һәм латин шәкелендәге 4 «төрек» хәрефе (икесе койрыклы, берсе дугалы, берсе ноктасыз). И.Әмирхан. Ә бит күчәр татарча гына шулай яңгырый, бүтән төрки телләрдә – кöчәр (умлаутлы ö белән әйтелә). Р.Әхмәтьянов |