УМАЧ и. махс. 1) Су яки сөт кушып уылган оннан әзерләнгән ашамлык. Саклап кына торган арыш оны да бер-ике тапкыр умач уарга җитсә җитәр. Г.Исхакый. Борчак оны умачка яхшы була. Г.Әпсәләмов

2) Шул уылган ашамлык салып пешерелгән шулпалы аш. Ярый ла, син куе умач ашап үскән, синең көчең дә күп, ә без? А.Гыйләҗев. Балалар да өстәл тирәли утырып, берсеннән икенчесе көнләшеп, ярыша-ярыша, кысыр умач ашадылар, чамалап кына киселгән арыш ипекәен валчыгын да калдырмый ашап бетерә башладылар. Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә