УМАРТАЧЫЛЫК и. 1) Умартачы һөнәре; умартачы булу. Авылга кайткач, нарат бүрәнәләрдән зур йорт салырмын, Мәчтүрә белән картлык көнендә генә булса да бәхетле көннәр кичерермен, алма бакчасы булдырырбыз, умартачылык белән шөгыльләнермен, дип хыялланган идем, юләр. З.Мәхмүди. Габдулла ага әле дә умартачылыгын ташламаган, бакчасында, күп булмаса да, балы үзләренә, балаларына, оныкларына җитәрлек күләмдә корт асрый. Әлмәт таңнары

2) Авыл хуҗалыгының бал һәм балавыз алу, авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү өчен бал кортларын үрчетү белән шөгыльләнә торган бер тармагы. Кавказда умартачылыкны үстерү. Умартачылык өчен белгечләр әзерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә