УМАРТА’ БАКЧАСЫ и. махс. Умарталар урнаштырылган махсус урын; чүнник. Байтимер аша төннәрен мари урманындагы үзенең умарта бакчасына узып йөргәндә килә иде аның башына мондый тәмле уйлар... З.Хөснияр. Бүген дә менә урманга да, колхозның умарта бакчасына да хуҗа түгел ул: бар белгәне – көрәк тә сәнәк, балта да пычкы. Н.Гамбәр |