УМАРТА и. 1) Бал кортларын асрау өчен махсус әрҗә яки эче куыш бүкән. Такта умарталарны бер читкә өеп куйганнар, ятим калган казыклар, дүртәр-дүртәр тезелгән бичара солдатлар булып, шыраеп утыралар. А.Гыйләҗев. Дөрес, баштагы мәлдә ул, пенсия кенәгәсенә кимсенеп, акча түли алырдай бер оешмага тагын каравылчы булып урнашып караган иде –балавыздан ясалма умарта кәрәзләре эшләү заводына. К.Кәримов 2) Шул әрҗәдә яки бүкән эчендә яшәүче бал кортлары. Әйе, Рейманнарның өлкән буыны алма үстереп, умарта үрчетеп, нык, иркен йорт-җир корып гомер иткән. Т.Әйди. Ата-бабалар ул урманнарны төпләп бетергәннәр һәм шул җирләрдә иген чәчкәннәр, мал үрчеткәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ауга йөргәннәр, умарта асраганнар, сәүдә иткәннәр. М.Кәбиров 3) диал. Бал корты. Умарталар оча җырлап киң болында, Күбәләкләр оча чәчәк кочакларга... Г.Сөнгати. Ул исә, нидер исенә төшергәндәй, телефон трубкасын алды: – Алло, алло, үзәк даруханәме? Умарта чакканнан дару… әйе... Н.Каштанов ◊ Умарта оясы (корты, күче) кебек (төсле, шикелле) Бик зур массаның тигез һәм өзлексез шау чыгарып ыгы-зыгы килүе турында. Әй халык базарда, әй халык, умарта корты төсле гөжләп тора. Т.Гыйззәт. Халыкның умарта күче шикелле кайнап торуына һәм андагы әйберләрнең күплегенә исем китеп, базарны ике рәт әйләндем. В.Нуруллин. Бөтен стеналары сурәтләр белән шыплап тулган заллар умарта оясы кебек мыжлап тора иде. Г.Гыйльманов |