УЛЬТИМА’ТУМ и. лат. 1) сәяси Нинди дә булса дәүләтнең хөкүмәтенә яки хәрби җитәкчелегенә куелган, үтәлмәгән очракта дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү, көч куллану һ.б. белән янаган катгый таләп. Бөекбритания 1924 елның ноябрендә Мисыр хөкүмәтенә ультиматум куя: Суданнан бик тиз генә Мисыр гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. Ә.Хәйруллин

2) Гомумән янаулы катгый таләп. Ул бернинди ультиматум формасында булмасын, әмма кискен сүз – татар халкының язмышы өчен борчылып әйтелгән сүз булсын. Т.Миңнуллин. Көннәрдән бер көнне мин әтигә бик кискен төстә ультиматум белдердем. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә