УЛЬТИМАТИВ с. Ультиматум характерындагы; кискен, катгый. Алар шушы килешүгә кул куярга тиешле республикаларга Татарстанның ультиматив позициядә булмавын, хәтта ничек тә булса, кайчан да булса аңа кушылачагын исбат итү өчен һәм, Татарстанга ияреп, башкалар да бу документны имзалаудан баш тартмасыннар дип курыкканга күрә, сөйләшүне шушы көнгә билгеләгәннәр булса кирәк. И.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә