УЛҖА и. монг. иск. Сугыш вакытында җиңүче җиңелгән яктан тартып алган мөлкәт; сугыш табышы, ганимәт. Кисмә-кисмә сары алтын Кисеп улҗа итәр ул; Кашыклап җыйган малыңны Чүмечләп чәчеп бетәр ул. Дастан. Урыслар чигенә башлагач, меңбашы Хәмитшәех җирдә аунап яткан ат һәм адәм үләксәләрен җыярга, тукышта кулга төшкән улҗаны барларга боерды. З.Мәхмүди |