УЛАШУ ф. урт. юн. к. улау. Ишегалдында үле-мәле килеп этләр өрә башлады, әллә ничә урында берьюлы акырып еларга, улашырга тотындылар. Г.Бәширов. Бистә ягында янгын машиналары улашты. Н.Гыйматдинова Улаша башлау Улашырга тотыну. Ә монда, корсакта, «ач бүреләр» йөрәк тамырларын тырнап улаша башладылар бугай инде. Ф.Яхин Улашып алу Кыска гына вакыт улашу. Хуҗаларын сагынып шыңшып, кайчагында улашып алган этләрдән башка авылда һичкем юк. Х.Исмәгыйлев |