УЛА’У ф. 1) Тоташ һәм сузынкы, ыңгырашуга охшаш тавыш чыгару (эт, бүре һ.б. хайваннар тур.). Әйтерсең лә монда кешеләр түгел, ниндидер ерткычлар өере җыелган: алар үз корбаннарын көтеп улыйлар, талашалар, бер-берсен ботарларга гына торалар. М.Галәү. Бүреләр инде бер-берсен уздыра-уздыра улыйлар. З.Мәхмүди 2) сөйл. хуплм. Кычкырып һәм сузып-сузып елау. Малай шыңшыды. «Җитәр, улама!» – диде төсе танымаслык булып бозылган Наилә. А.Гыйләҗев. Бары тик теш арасыннан гына, нәфрәтләнеп: «Һай, йөзе кара булгыры, мәлгунь җан...» – диде дә, миңа кушылып, ихтыярсыз кычкырып елый ук башлады. Бу тавышка сискәнеп, ишегалдында чуалган әтием дә капкадан килеп чыкты. «Бу нинди гарасат, нигә улыйсыз?» Г.Галиева 3) сөйл. хуплм. Җырлый белмичә җырларга маташу. Нәҗип белән Наилә пәрмә-пәр ызгыштылар, тавышка балалар уянды, ачу китереп, җир селкетеп поездлар үтә торды, аскы катта, чыр-чу килеп, исерек хатыннар җыр улады. А.Гыйләҗев 4) күч. Сузынкы һәм сызгыруга охшаш тавыш чыгару (җил, буран һ.б.ш. тур.). Шуның өстенә, шомлы күңелне тагын да шомландырып, төн буе җил улады, буран котырды. В.Нуруллин. Тышта буран һаман улый. М.Мәһдиев 5) күч. Тоташ бер шау чыгарып эшләү, гүелдәү, гүләү (машиналар, механизмнар тур.). Самолёт улаганын ишетәсең киләме? А.Гыйләҗев. Кемгәдер дулаган кебек, машина моторы улый... Р.Сибат Улап алу Бер тапкыр, кыска гына улау. Моның өчен, тулган айга карап, өч тапкыр улап алу җитә икән. Г.Гыйльманов Улап җибәрү Уларга керешү. Минем кеше үтергәнем юк иде, бүген икене үтерәм, дип, егет куркыныч тавыш белән улап җибәрде. Р.Сәгъди Улап йөрү Озак вакыт улау. Менә кем бүре булып улап йөргән алайса! З.Мәхмүди Улап карау Сынау максаты белән улау. Танавын һавага күтәреп, бертуктаусыз улап та карады. Р.Батулла Улап кую Кыска гына, аз гына улау. Яңа этапның килеп җиткәнлеген белдереп, сирена улап куйды, тимер капкалар, ыңгырашып, як-якка ачыла башлады. И.Сираҗи Улап тору Билгеле вакыт улау; хәзер, сөйләү моментында улау. Кеше кайчак, шамакайдай, китә тәмам онтылып: бүре төсле улап тора, өреп куя эт булып. З.Мансуров. Аның як-якларыннан, тышта һава тыныч булмаганда, җил улап тора. К.Җәмит Улый башлау Уларга тотыну. Базар марҗасы кебек улый башлады... А.Гыйләҗев. Ишетәсезме, әнә тагын берсе калынрак тавыш белән улый башлады! В.Нуруллин Улый бирү Бернигә карамый улавын дәвам итү. Сигез төрле улый бирә сигез бүре. Л.Фәтхетдинова |