УЛАКЛАНУ ф. к. колашалану. Менә, ичмасам, атлар дисәң дә атлар! Ботлары багана юанлыгында, сыртлары улакланып эчкә баткан. Ф.Яруллин

Улаклана башлау Улаклану билгеләре күренү

Улаклана төшү Бераз улаклану

Улакланып бетү Тәмам улаклану

Улакланып тору Улакланган хәлдә булу. Вознюкныкына караганда ямьсезрәк яңаклары аз гына эчкә батып, улакланып тора. С.Шәрипов. Безнең өй турысында юл да улакланып тора, нәкъ шул спортчыларның әллә нинди исемдәге шуу юллары шикелле. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә