УЛАК и. 1) Суны, сыек яки бөртекле нәрсәләрне агызу өчен чокырайтып ясалган озынча җайланма. Җае чыкканда, су тегермәнемнең улагын зуррак ачып куйыйм әле. Г.Гомәр. Улаклардан, чылтырап, чишмә суы агып тора. А.Хәсәнов 2) Агачтан чокып ясалган, гадәттә, терлеккә я кош-кортка болгатып азык бирү һәм су эчерү өчен кулланыла торган озынча савыт; тагарак, ялгаш, колаша. Аннары, кетәккә тагын кире менеп, шул азыкны аларның улакларына салып чыга, кайгыртучан хуҗа шикелле, бу чакта ояларда утырган кайбер күгәрченнәрен кулы белән капшап-капшап карый, куначалары астын чистартып ала... Ә.Мушинский. [Ат] ычкынып киткән дә улакка болгатырга дип салып куйган суны барып эчкән. М.Гали 3) Гадәттә, такталардан зур әрҗә яки б.ш. формада ясалган, терлеккә тупас азык бирер өчен кулланыла торган савыт. Печәннәрен азбар эченә кертеп, ат улагына салды да кое төбенә килде. Г.Ибраһимов. Мондый чакта улактан, мин сиңа әйтим, башың әйләнердәй тәмле булып, әрем, сукыр кычыткан, бөтнек, каен җиләге исләре килә. А.Хәсәнов |